- чәчәк
- I. 1. Ябык орлыклы үсемлекләрнең таҗ яфракчыкларыннан, серкәч белән җимешлектән торган үрчү органы 2. Шундый үрчү органы булган үләнчел үсемлек яланда аллы-гөлле чәчәкләр үсә. ЧӘЧӘК АТУ – 1. Чәчәк барлыкка китерү 2. күч. Үсешнең югары дәрәҗәсенә җитү; күтәрелеш хәленә килү; берәр төрле халәт, хис барлыкка килү аның гыйшкы көзен чәчәк атты. ЧӘЧӘК КОҢГЫЗЫ. ЧӘЧӘК САБЫ – Сабакның чәчәк урнашкан өлеше. ЧӘЧӘК ТӨБЕ – Чәчәк сабының җимшәнне тотып торган өлеше. ЧӘЧӘК ТАБАНЧАСЫ – Барлык чәчәкләре бер яссылыкта урнашкан укмаш чәчәк. ЧӘЧӘК ТИРӘЛЕГЕ – Чәчәкнең серкәч белән җимешлекне тышкы яктан уратып алган өлеше. ЧӘЧӘК ТУЗАНЫ – Серкә. ЧӘЧӘК ТӨПЛЕГЕ – Кәшәнкә. II. ЧӘЧӘК – Тиредә үлекле тимгелләр барлыкка китерә торган (ул тимгелләр ахырда шадрага әйләнә) йогышлы каты авыру. ЧӘЧӘК САЛУ – Чәчәк авыруына каршы прививка ясау. КАРАМЫК – Кара чәчәк авыруы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.